«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Бер шигырь»

Без әти белән икәү
Охшаганбыз төс белән,
Борыныбыз да кәкре,
Авызыбыз да кечкенә.
Әти мине ярата,
Бик кадерләп үстерә.
Мин йөткерсәм, йөткерә,
Мин төчкерсәм, төчкерә.


Әти миңа охшаган,
Мин әтигә охшаган.
Әти миңа ышана,
Мин әтигә ышанам.
«Алма алмагачыннан
Ерак төшми» диләр бит,
«Алтын була кечкенә,
Артык үсми» диләр бит.