«САФ балачак» - шигырьләр
Яз турында шигырьләр

«Яз булгач»

Боз киткәч, җир кипкәч,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларын күргәннәр.
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
Мин ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап…
Сәлам биреп аларга
Ерактан ук сызгырам.
Сәлам биреп алар да
Шундый итеп сызгыра:
Хәтта миннән уздыра.
Боз киткәч, җир кипкәч,
Саф аяз көннәрдә
Китәрбез юл белән
Зәңгәрсу урманга.
Күбәләк куарбыз,
Чәчәкләр җыярбыз,
Шатланып җырларбыз
Күңелле булганга.