«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Мин кем малае?»

Мин — әтиемнең малае,
Ике кулымда һөнәр.
Балтасы да, пычкысы да
Минем кулыма күнәр.
Мин — әниемнең малае,
Оялчан да, юаш та,
Минем өчен савыт-саба
Юылып куйсын башта.
Мин — дәү әнием малае,
Камыр басарга ярыйм.
Кич белән көтү каршылыйм,
Көндез бәбиләр карыйм.
Мин — дәү әтием малае,
Акыллы да, тыйнак та.
Сүзләрем сибелеп ятмый, —
Тырыш та мин, җыйнак та…
Нык тамырлы нәселемнең
Бик күп уңай яклары!.. -
Миндә яши милләтемнең
Иң асыл сыйфатлары!