«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Әти палас кага»

Сызгана да җиңнәрен,
Ала да сыек чыбык,
Кыйный әти… паласны,
Урамга алып чыгып.
Урамда уйнап йөргән
Малайлар, кыз балалар
Үрле-кырлы сикергән
Паласны кызганалар.
Әти көлә: «Бу палас
Тузанланып беткән, — ди, —
Тузаннарын кагарга
Кирәк булган күптән!" -ди.
Мин дә бит, үч иткәндәй,
Тузанга кергән идем,
Урамдагы тузанны
Туздырып йөргән идем.
Әтием палас кага,
Миңа да күз салгалый.
Бер паласка, бер миңа
Карап-карап алгалый.
Ахры, минем тузанны да
Каккаларга чамалый!