«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Нужа»

Безнең бабай иелеп йөри,
Нидер эзләгәндәй астан.
Әни әйтә: бабагызны
Кечкенәдән нужа баскан.
Әгәр күрсәм, ул нужаның
Мин кирәген бирәм әле.
Бабабызны турайт диеп,
Өйгә алып керәм әле.
Турайтмаса, киреләнсә,
Бастырачакмын почмакка.
Минем нинди икәнемне
Белер ул менә шул чакта.