«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Нужа»

Безнең бабай иелеп йөри,
Нидер эзләгәндәй астан.
Әни әйтә: бабагызны
Кечкенәдән нужа баскан.
Әгәр күрсәм, ул#nbsp;нужаның
Мин кирәген бирәм әле.
Бабабызны турайт диеп,
Өйгә алып керәм әле.
Турайтмаса, киреләнсә,
Бастырачакмын почмакка.
Минем нинди икәнемне
Белер ул#nbsp;менә шул чакта.