«САФ балачак» - шигырьләр
Яңа ел турында шигырьләр

«Кермичә китмәс»

Җиргә кар ятты, —
Нинди сөенеч!
Суык бабай да
Килергә тиеш.
Узган ел да ул
Кар яугач килде.
Ә капчыгында —
Җаның ни тели!
Ә быел безнең
Өебез яңа.
Ничек соң хәбәр
Итәргә аңа?
Белер микән без
Кайда торганны?
Эзләп табармы
Безнең урамны?
Шуңа мин бераз
Борчылып йөрим.
Кар яуган саен
Юлларны көрим.
Ишегалларын
Чип-чиста иткәч,
Суык бабай һич
Кермичә китмәс.