«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Булышабыз»

Минем тешем чыга гына,
Бабамныкы — коела.
Коелган теш урынына
Яңалары куела.

Минем чәчем каралганда,
Бабамныкы — агара.
Ап-ак чәчләр бигрәк матур,
Килешеп тора аңарга.

Бабам машина да йөрми,
Матайга да утырмый.
Ишегалдында, бакчада
Бер минут та тик тормый.

Мин аңа булышып йөрим,
Ул булыша әбигә.
Әбием дә шундый уңган —
Ярдәм итә әнигә.