«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Булышабыз»

Минем тешем чыга гына,
Бабамныкы#nbsp;— коела.
Коелган теш урынына
Яңалары куела.

Минем чәчем каралганда,
Бабамныкы#nbsp;— агара.
Ап-ак чәчләр бигрәк матур,
Килешеп тора аңарга.

Бабам машина да йөрми,
Матайга да#nbsp;утырмый.
Ишегалдында, бакчада
Бер минут та#nbsp;тик тормый.

Мин аңа булышып йөрим,
Ул#nbsp;булыша әбигә.
Әбием дә шундый уңган#nbsp;—
Ярдәм итә әнигә.