«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Декабрь»

«Ай-яй салкын!» — ди Кәбирә.
«Туңдыра бит!» — ди Кәбир.
Кулны-битләрне чеметә,
Ник шундый ул Декабрь?
«Ал чаңгыңны!» — ди Кадыйрә.
«Киттек тауга!» — ди Кадыйр.
Җитез булсаң, чаңгы шусаң,
Ягымлы ул Декабрь.