«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Декабрь»

«Ай-яй салкын!»#nbsp;— ди Кәбирә.
«Туңдыра бит!»#nbsp;— ди Кәбир.
Кулны-битләрне чеметә,
Ник шундый ул#nbsp;Декабрь?
«Ал#nbsp;чаңгыңны!»#nbsp;— ди#nbsp;Кадыйрә.
«Киттек тауга!»#nbsp;— ди#nbsp;Кадыйр.
Җитез булсаң, чаңгы шусаң,
Ягымлы ул#nbsp;Декабрь.