«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Туган илнең улы мин!»

Бабайның да
Улы мин,
Әбинең дә
Улы мин,
Әтинең дә
Улы мин,
Әнинең дә
Улы мин-
Аларның уң
Кулы мин!
Бабай кебек
Булырмын,
Әби кебек
Булырмын,
Әти кебек
Булырмын,
Әни кебек
Булырмын —
Бернигә дә
Карамый.
Шулай булмый
Ярамый! -
Соң бит инде
Олы мин,
ТУГАН ИЛНЕҢ УЛЫ МИН!