Гаиләдә иҗади гадәт-традициялар

  • Гаилә дискотекасы
    Бию кичәләрен җомга көнне яки ай ахырында үткәрергә мөмкин. Күп кенә балалар һәм өлкәннәр биергә ярата. Тагын да кызыклырак — гаилә биюен булдыру һәм өйрәнү. Ир белән хатын ачуланышканда, ир якынлаша һәм бии башлый икән, димәк, тынычланырга вакыт
  • Дөнья халыклары кухнясы
    Бу традиция гаиләнең һәр әгъзасына үз кулинария сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, айга бер тапкыр милли кухня кичәләре үткәрегез. Бергәләп пицца, пилмән, солы печеньесы яки салат әзерләгез. Какао яки морс ясагыз
  • Фотосессия
    Аны елның һәр вакытында яки бәйрәмнәрдә оештырырга була. Профессиональ фотографка язылыгыз яки гаилә әгъзалары үзләрен фотограф ролендә сынап карасын. Фотоларны бастырып, коллаж, презентация яки альбом итеп ясасагыз, тагын да шәбрәк!
  • Тематик көн
    Мәсәлән, сәламәтлек көне. Ул актив иртәнге зарядка һәм сәламәт иртәнге аш белән башланырга мөмкин. Аннары ачык һавада уйнау яки велосипедта йөрү, паркта йөрүне планлаштырыгыз. Ярышлар оештырыгыз һәм бүләкләр уйлап табыгыз
  • Туган көнгә квест
    Туган көн бүләген яшерергә һәм карта төзергә кирәк. Аның ярдәмендә, гади биремнәрне үтәп, бүләкне эзләп табарга тиешсез. Һәрбер бирем-җавап кадерле бүләккә якынлаштыра!
  • Хәтерләр йомгагы
    Моны яңа ел бәйрәмендә эшләү бик күңелле! Гаиләнең һәр әгъзасы тукымага, ватманга яки обой кисәгенә маркер белән узган елның иң якты хатирәләрен язсын. Рәхмәт сүзләре дә язарга була. Еллар узгач, бу язмаларны карау бик кызык булачак
  • Җомга бүләге
    Тагын бер иҗади эш — җомга кичендә бер-берегезгә открытка-тәбрикләмәләр ясау. Бу очракта шедевр ясау түгел, ә үз хисләреңне җиткерү мөһим. Гаиләнең барлык әгъзалары да тәбрикләмә ясарга теләмәскә мөмкин, бу очракта теләге булганнарны гына җәлеп итегез. Тәбрикләмәләрне җыеп барыгыз. Еллар узгач, бу - гаилә мирасы булачак