Өстәл янына җыелып сөйләшү өчен киңәшләр

Төшке аш яки кичке ашка бергә җыелу гаиләне берләштерә. Өстәл янына бергә утырыгыз. Табын артында сөйләшеп утыруны гаилә традициясе итегез. Ничекме?
  • Традицион кичке ашларның вакытын билгеләгез. Мәсәлән, атнага бер тапкыр.
  • Өйдәгеләрнең яраткан ризыкларын әзерләгез, матур савыт-саба һәм салфеткалар алыгыз, өстәлне чәчәкләр белән бизәгез. Балаларны да табын әзерләүгә җәлеп итегез.
  • Телевизорны сүндерегез һәм гаджетларны читкә алып куегыз.
Тыелган сөйләшү темалары:
  • борчулы яңалыклар;
  • бәяләрнең күтәрелүе, акча җитмәүгә зарлану;
  • сәламәтлек проблемалары;
  • уңышсызлыклар һәм проблемалар;
  • нотацияләр һәм әхлак тәгълиматлары.
Яхшы темалар:
  • спорт дөньясы рекордлары;
  • яңа фильмның чыгуы;
  • яхшы яңалыклар: теләкләр, хыяллар һәм планнар;
  • гаилә каникуллары һәм сәяхәтләр планлаштыру;
  • көн яки атна казанышлары;
  • кызыклы фактлар;
  • күңелле хатирәләр.
Табын артында сөйләшү өчен үрнәк соралар:

  1. Кайсы ризыкны бер атна дәвамында ашый алыр идегез?
  2. Өстәл артындагы һәркемне өч сүз белән сурәтләгез.
  3. Фильмда нинди роль уйнарга теләр идең?
  4. Миллион сумны нәрсә өчен сарыф итәр идең?
  5. Киләсе ял көннәрендә кая барырга теләр идегез?
  6. Балалар бакчасында/мәктәптә/эштә нинди кагыйдәләрне үтәү авыр?