Иртәләрне тыныч итәргә булышучы 10 киңәш

Хәерле иртә! Уянырга вакыт! Иртәләрен әти-әниләр эшкә ашыкканда, кечкенә балалар уянырга теләми: көйсезләнү, елау башлана. Әмма моннан котылу ысуллары бар.
  • Бала иртән җиңел торсын өчен аны кич белән вакытында яткырыгыз.
  • Йокыга ике сәгать кала телевизор, интернет һәм компьютер уеннарын сүндерегез.
  • Алдан ук бакча яки мәктәп өчен барлык кирәкле әйберләрне әзерләгез.
  • Билгеләнгән вакытка 15 минут кала баланы уята башлагыз.
  • Бүлмәне адым адым яктыртыгыз. Башта пәрдәләрне ачыгыз, аннан өстәл лампасын, аннары гына төп яктырткычны кабызыгыз.

  • Уен-мотивация: балага уяну кызык булсын. Мисал: Сюрприз-уенчык яки тәмле ризык белән кызыктырырга мөмкин, яисә иртәләрен календарьда аерым көннәрне билгеләргә була.
  • Тыныч тавыш белән сөйләгез. Баланың колагына пышылдап кына ниндидер ягымлы сүз әйтегез. Үзеңнең йокыңны яки яраткан уенчык турындагы тарихыңны сөйләргә мөмкин. Үзегезнең такмазаларыгызны сөйләргә яки җырларга була.
  • Бала белән янәшә ятыгыз һәм кичкә уртак планнар турында фикер алышыгыз: кая барырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә теләве турында сорагыз. Яки алда торган гаилә бәйрәмен ничек билгеләп үтәсе килүе белән кызыксыныгыз.
  • Бала белән янәшә ятыгыз һәм кичкә уртак планнар турында фикер алышыгыз: кая барырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә теләве турында сорагыз. Яки алда торган гаилә бәйрәмен ничек билгеләп үтәсе килүе белән кызыксыныгыз.
  • Командалы тавыш белән яки кычкырып уятырга киңәш ителми.
  • Будильник яки яңгыравыклы музыка белән уятырга киңәш ителми.
  • Кискен яктылык белән һәм ашыгып уятырга киңәш ителми.