Радио
Баш бит
»
Проектлар
»
«САФ балачак» проекты
»
Әти-әниләргә
»
Гаилә һәм гадәт-традицияләр
Балаларның кул эшләрен саклауның 5 ысулы
Фотокитап
Рәсемнәрне һәм кул эшләрен фотога төшереп, бер альбом итеп бизәргә мөмкин. Еллар узгач та, иҗат эшләренә сокланып карарга була һәм саклау өчен дә күп урын кирәкми.
Хәтер сандыгы ясау
Һәрбер тартманы яки контейнерны матур итеп бизәргә һәм анда мөһим әйберләрне җыярга мөмкин: беренче кул эше, әти-әни өчен ясалган тәбрикләмәләр, медальләр һәм грамоталар, рәсемнәр…
Әйберләргә бастыру
Рәсемнәрне һәм эшләрне фотога төшереп, кружкага, футболкага, сумкага, мендәргә яки магнитларга бастырып була. Төрле фотоларны тукымага бастырсаң, аннан хәтта юрган яки халат та тегәргә мөмкин!
Интернетта саклау
Социаль челтәрләрдә (минем үземә телеграмда аерым канал ачу ошый) гади сайт яки альбом булдырырга мөмкин. Коллекцияне тулыландыруны якыннарың да күзәтә алачак.
Күргәзмә
Балалар сәнгате һәм һөнәрчелек өчен стенаның бер өлешен алыгыз. Бала белән килешеп куегыз, сез аны вакыт-вакыт яңартачаксыз. Рәсемнәрне рамнарга яки бауларга эләргә мөмкин. Пластилиннан яки конструктордан ясалган фигураларны киштәдә саклап була.