Балаларны бәладан саклау өчен догалар

Татар телендә гарәпчәдә булган бөтен хәрефләр дә юк, шуңа күрә, файдасы күбрәк булсын дисәгез, сүрәләрне дөрес итеп гарәпчә укырга өйрәнергә тырышыгыз.
  • Аят әл-Күрси:
    «Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм»
    Мәгънәсе:
    «Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә. Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы». («Һәфтияк Шәриф» китабыннан алынды)
  • «Фатиха» сүрәсе:
    «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».
    Мәгънәсе:
    “Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Дан, мактау галәмнәрнең Раббысы (тәрбиячесе) булган Аллаһыга хастыр. Ул Мәрхәмәтле вә Рәхимледер. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел! Аллаһым, кабул ит»