Гаилә фотоларын саклап калуның 4 ысулы

  • Болытта (облако) саклагыз

    Фотоархивны телефон яки компьютерда саклау куркыныч. Әгәр җайланма югала яки ватыла калса, кыйммәтле кадрлар юкка чыгачак. Фото папкаларын болыт саклагычына салып була. Бөтен гаилә әгъзаларының кереп карау мөмкинлеге дә булачак.
  • Презентация ясарга

    Гади кушымталар ярдәмендә музыка, титрлар һәм кызыклы эффектлар белән презентацияне бушлай әзерләргә мөмкин. Аларны тематик итеп яки бәйрәмнәргә багышлап та ясап була.
    Мәсәлән: «Гаиләбезнең беренче елы», «Чыгарылыш истәлеге» яки «Җәйге ялыбыз» һ.б…
  • Фотокитапка заказ бирегез

    Фотоларны үзегез дә урнаштыра аласыз. Моның өчен хәзер бик күп онлайн хезмәтләр бар. Яки бөтен эшне фотографка ышанып тапшырырга мөмкин — фотога төшерүдән алып бастыруга кадәр. Туй, бала тудыру йорты, исем кушу, бәби чәе — кәгазьгә төшерелгән фотоларны карап искә алу бик рәхәт була!
  • Альбом ясарга

    Әзер фотоальбом сатып алып, фотоларны әкренләп ябыштырып барырга. Балачагыгыздагы фотоальбомнарны искә төшерегез, аларны смартфон галереясы алыштыра аламы?