Баланы гаджеттан кала нәрсәләр белән кызыксындырырга?

Смартфоннар, телевизорлар һәм приставкаларсыз гына баланы мәшгуль итүнең 3 ысулы. Ата-аналарның игътибары һәм балаларның кызыксынуы гына кирәк булачак.
Өй бакчасы
Чүлмәкләргә яшеллек утыртыгыз: укроп, петрушка, салат. Хәтта җимеш агачлары да үстерергә тырышып карагыз. Дача, бакча өчен яшелчә һәм чәчәк үсентеләре утырту вакытында балалар бик яхшы ярдәмчеләр. Алар орлыкларга су сибә һәм үсеш барышын көнгә берничә тапкыр күзәтеп тора ала.
Гаилә газетасы
Атнага яки айга бер тапкыр гаилә вакыйгалары турында газета чыгарыгыз. Аны ватманда яки альбомда эшләргә мөмкин. Балалар монда вакыйгалар турында рәсемнәр ясый, гаилә кешеләре белән әңгәмәләр алып бара, яңалыклар колонкасы, меню планлаштыра, хоббилары турында сөйли ала. Еллар узгач, бу газета - чын гаилә истәлеге булачак.

Күңелле уеннар
Лото уйнагыз, бүлмәдә яшеренгән әйберләрне эзләү яки озынлыкка сикерү буенча ярышлар оештырыгыз. Төрле киртәләр төзегез яки өйдә ясалган костюмнар белән мода тамашасы оештырыгыз.