Бишек җырлары

“
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Габдулла Тукай
“
Әлли-бәлли ит, улым,
Карлыгачым, былбылым,
Гүзәлләрнең гүзәле,
Йөрәгемнең үзәге.

Иркәли энекәең,
Тыныч бул, бәгырькәем.
Син - җәүһәрем, күз нурым,
Карлыгачым, былбылым
Мөхәммәт Садри
“
Әлли-бәлли, чәчәгем,
Бәллүр мәллә бишегең?
Йоклачы эреп кенә,
Матур төш күреп кенә.

Төшеңдә дә яныңда
Булыр әти-әниең,
Иң-иң тәти курчагың,
Иң-иң тәмле мәмиең.

Иртән сине ал кояш
Назлый-назлый уятыр.
Сөя-сөя, һәммәсе
Иң-иң иркә сүз әйтер.

Мин дә назлап сөярмен,
Шатлыгым син, диярмен.
Бәхетле бул, дәү үс, дип,
Изге теләк теләрмен
Әхмәт Ерикәй
“
Акбай, Акбай, өрмә син!
Тавышланып йөрмә син!
Кызым белән без икәү
Йоклыйк инде, бәлли-бәү.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү
Җәвад Тәрҗеманов
“
Әй акыллы курчагым,
Йом күзеңне, бәлли-бәү.
Башка бер сүз дә дәшмим,
Йоклап алыйк без икәү.
Җәвад Тәрҗеманов
“
Күк күгәрчен очадыр,
Зәңгәр күкне кочадыр.
Минем улым бәү-бәү итә,
Йолдызларга очадыр.

Әлли-бәлли бәү, нәни,
Йоклап китәр бу бәби.
Җылы моңнар канатында
Үсеп җитәр бу нәни!

Күгәрченнәр күкләрдә
Очалар җим чүпләргә.
Үсеп җиткәч, минем улым
Үрнәк булыр күпләргә.
Әхмәт Гадел
“
Бик нәни кыз әле Диләрә,
Ул бары тик бишектә тирбәлә.
Көлә ул “нәнәм” дип сөйгәнгә,
Йоклый ул “әлли-бәлли” дигәнгә.
Ул шулай, тирбәлә-тирбәлә,
Дөньяда яшәргә өйрәнә.
Аңлатып йокысы туйганын,
Суза ул бик нәни кулларын.
Әминә Бикчәнтәева