Балалар өчен ирек һәм уникальлек темасын ачарга булышучы 15 сорау

  1. Вакытлыча нинди супергерой булырга телисең? Әгәр булсаң, нинди көчләрең булыр иде һәм нәрсә эшләргә теләр идең?
  2. Әгәр синең яраткан уенчыгың тере булса аның белән бергә нәрсә эшләр идегез?
  3. Син иң яхшы башкара торган эш нинди?
  4. Әгәр син оча белсәң, кая барыр идең һәм анда ни эшләр идең?
  5. Әгәр дә син күренми торганга әйләнсәң, нәрсә эшләргә теләр идең?
  6. Син бүген нәрсәдән яки кемнән канәгать түгел?
  7. Тормышның кайсы мизгелен (вакытын) тагын бер кат яшәр идең?
  8. Бүгенге көнеңне тагын бер тапкыр яшәргә мөмкин булса, нәрсәне башкача эшләр идең?
  9. Әгәр мәгарәдә яшәсәң, үзең белән нинди әйберләр алыр идең?
  10. Әгәр дә синең тылсымлы таягың булса һәм ул башка кешеләрнең теләкләрен тормышка ашыра алса, иң беренче кемнең теләген чынга ашырыр идең?
  11. Әгәр дә син көзгегә карасаң һәм үзең урынына ниндидер хайван күрсәң, бу кайсы хайван булыр иде?
  12. Әгәр дә син яңа төс уйлап табу сәләтенә ия булсаң, нинди буяулар кушар идең?
  13. Әгәр кешеләрнең тормыш законын уйлап таба алсаң, ул нинди булыр иде?
  14. Сагыш нәрсәсе белән яхшы?
  15. Ирекле булу нәрсәсе белән яхшы?