«САФ» татарча балалар интернет-радиосы эшчәнлеге кысаларында оештырылып үткәрелә.
Татар телендә аудиоәсәрләр яздырып, балаларга татар әдәбияты белән беррәттән рус, чит ил балалар әдәбиятын да татар телендә тыңларга, аңларга, кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Максатлар
балаларны татар һәм чит ил балалар әдәбияты җәүһәрләре белән таныштыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, балалар өчен язылган татар әдәби әсәрләрен, чит телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән балалар әдәбияты әсәрләрен яшь буынга җиткерү, балаларда тыңлап аңлау сәләтен үстерергә ярдәм итү, аларда әдәби зәвык тәрбияләү
Оештыручылар
Казан Мэриясе (*)
«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы
(*) «Үз телем» - татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар бәйгесе кысаларында тормышка ашырылды