«САФ дулкын» проекты

Мәктәп эше Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә 2023 елның 16 декабреннән башлап 2024 елның 16 мартына кадәр оештырылды.

«САФ» татарча балалар интернет-радиосы эшчәнлеге кысаларында оештырылып үткәрелде.
Максатлар
яшүсмерләргә татар радиожурналистикасы өлкәсендә теоретик белем һәм гамәли күнекмәләр бирү, аларны профессиональ яктан үстерү.
ПРОГРАММАДА
  • Шәхси бренд булдыру буенча дәресләр
  • Аудио текстлар язу һәм тавыш белән эшләү нигезләре
  • Уңышлы блог алып бару серләрен ачу
  • Танылган радиожурналистлардан дәресләр
  • Татар телле радиостанцияләргә бару

Хәбәрләшү өчен

Проектның кураторы
Хәялиева Раилә Ринат кызы