«САФ музыка» проекты

Музыка юнәлешендә профессиональ белем алучы — музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар музыкасына багышланган татар телендә беренче һәм уникаль проект.

«САФ» татарча балалар интернет-радиосы эшчәнлеге кысаларында оештырылып үткәрелә.
Максатлар
Татар музыка сәнгатен популярлаштыру, яшь буынга таныту, сыйфатлы музыканы ишетергә һәм тоярга өйрәтү, музыкаль зәвык тәрбияләү. «САФ музыка» проекты балаларга профессиональ яктан үсәргә, татар музыкасы фондын саклап калуга һәм үстерүгә, киләчәк буынга мирас калдыруга, балалар башкаруында татарча музыка әсәрләрен югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүгә юнәлтелгән. Казан шәһәренең музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы сәләтле балаларны барлау, укучылар башкаруында татар композиторлары иҗат иткән әсәрләрне профессиональ тавыш яздыру студияләрендә яздыру, радиода яңгырату, радионың сайтында ирекле фонотеканы туплау, ярты ел дәвамында ике концерт оештыру кебек бурычлар куела.
Музыкаль әсәрләр түбәндәге
юнәлешләрдә кабул ителде
Татар композиторларының әсәрләре
Татар фольклоры
Балалар үзләре иҗат иткән татарча инструменталь һәм вокаль әсәрләр

Оештыручылар

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе



Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы



«САФ» татарча балалар интернет-радиосы

Фонотека

Хәбәрләшү өчен

Проектның кураторы