«САФ балачак» - «Тәмлекәй» чыгарылышлары

Алтын ботка әзерләү тәртибе

🍛🍲🍛

АЛТЫН БОТКА- кабак һәм тагын бер серле ингредиент кушылган тары боткасы

🔸40гр тары ярмасы
🔸250мл су
🔸100мл сөт
🔸150-200 гр шакмаклап туралган кабак
🔸2-3 аш кашыгы манго измәсе (пюресы)
🔸зәйтүн мае
🔸кабак симәнкеләре (чистартылган төшләре, бизәү өчен)
🔸тоз, борыч, тәмлеткечләр (теләгәнчә, видеода куркума һәм манго порошогы кулланылды)

Шакмаклап туралган кабакны калай табада таратып, зәйтүн маен, тәмлеткечләр кушып кул белән болгатабыз, 200 градуска җиткән мичкә 15-20 минутка куябыз.

Юылган тары ярмасын су белән бергә пешерәбез, 15 минуттан сөт өстибез, тагын берничә минут кайнатабыз да, тоз, борыч өстәп уттан алабыз.

Тәлинкәгә кайнар ботканы салабыз, өстенә берничә кашык манго измәсе, кабак һәм кабак төшләре.

Манго урынына бүтән баллы җимешләр өсти аласыз: шәфталу, нектарин, банан, абрикос.

Алтын ботка тәмле булсын!