«САФ балачак» - «Тәмлекәй» чыгарылышлары

«Кабаклы кекс әзерләү серләре»

🥮 КАБАКЛЫ КЕКС 🥮

Бу кекс гадәти, без ияләшкән кекслар кебек түгел. Мин аны кекс һәм печенье арасына кертер идем: үзе артык баллы да, артык йомшак та, артык каты да түгел, менә дигән! Тизрәк сез дә кабып карагыз!

ИНГРЕДИЕНТЛАР

🔸100гр кырылган кабак
🔸45гр камыш шикәре
🔸100гр төелгән солы кисәкләре (аны 2 өлешкә бүләбез: 25 граммын болай кулланабыз, калган 75 граммын блендер аша ваклап, он кебек ясыйбыз)
🔸60мл эретелгән атланмай
🔸40гр бодай оны
🔸3гр йомшарткыч (разрыхлитель)
🔸20гр бадәм оны (миндальная мука)
🔸30гр йөзем
🔸20гр чикләвек (видеода пекан кулланылды)
🔸 тәмлеткечләр (теләгәнчә, видеода дарчин, имбир һәм кардамон кулланылды)
🔸кабак төшләре

ПЕШЕРҮ ТӘРТИБЕ

Кырылган кабакны шикәр һәм 25гр солы кисәкләре белән кушып болгатабыз. 10 минут узгач, эретелгән атланмай кушабыз.

Өстенә иләк аша уздырылган бодай оны сибәбез, йомшарткыч кушабыз. Калган солы кисәкләрен блендерда ваклап он ясыйбыз, шуны өстибез, бадәм онын, теләгән тәмлеткечләр салабыз.

Шуннан йөзем һәм бераз ваклатылган чикләвек тә өстибез. Яхшылап болгатабыз, формага пешерү өчен кәгазь җәеп юеш кул белән урнаштырабыз. Өстенә кабак төшләрен дә сибеп була.

185 градуска кадәр җылытылган мичкә кертеп жибәрәбез, бар ихтыяр көчен җыеп 35-40 минут көтәбез:)

Чәйнеккә су тутырабыз, хуш исле чәй пешерәбез... О, әллә кексыбыз әзер дә инде! Тизрәк барысын чакырырга кирәк!.. Ә, алар исен сизеп күптән өстәл артында җыелышканнар икән! 😄