«САФ балачак» - математика

Күпер аша узу

Бабай, әби, кыз һәм малай төнлә күпер аша елганың бер ярыннан икенчесенә узарга тиешләр. Аларның дүртесенә бер фонарьлары бар.
  • Күпердән берьюлы 2 кеше генә уза ала.
  • Күперне фонарь белән генә узып була.
  • Бабай күперне 10 минутта уза.
  • Әби күперне 5 минутта уза.
  • Кыз күперне 2 минутта уза.
  • Малай күперне 1 минутта уза.

Алар бергәләшеп бу күперне иң тиз ничә минутта уза алалар?