«САФ балачак» - математика

Шүрәле vs Батырлар

Бер Шүрәле 10 батырны тота да алар белән шундый уен уйный икән:
батырлар рәттән тезелеп басалар. Ягъни, һәр батыр алда торган бөтен батырларны күрә, димәк
1нче батыр 2нче, 3нче,...10нчыны күрә.
2нче батыр 3нче, 4нче,...10нчыны күрә.

8нче батыр 9нчы, 10нчыны күрә.
9нчы батыр 10нчысын күрә.
10нчы батыр беркемне дә күрми.

Шүрәле бөтен батырларга үзе теләгәнчә башлыклар кидертә: башлыклар ак я кара төстә була. Шуннан соң ул беренче батырдан башлап унынчы батырга кадәр берәм-берәм “Синең башлыгың нинди төстә?” дип сорый. Батыр “ак” я “кара” дип җавап бирергә тиеш.
Җавабы башындагы башлык төсе белән туры килгән батырны Шүрәле өйгә җибәрә. Батыр калганнар белән саубуллаша, ә аның саубуллашканын бөтен калган батырлар ишетә.
Батыр дөрес җавап бирмәсә, Шүрәле аны кытыклый, хәтта батырның кытыкланып көлгәнен калган батырлар ишетә.
Уен алдыннан, Шүрәле башлыкларны кидерткәнче, батырларның стратегия хакында сөйләшү мөмкинлеге бар. Батырларның төп максаты – өйгә кайтып китү, чөнки алар кытыклаганнан куркалар.

Батырларга исән-сау котылу өчен нинди стратегия уйлап чыгарырга кирәк?