«САФ балачак» - «Тәмлекәй» чыгарылышлары

«Кара шоколад ясыйбыз»

🍫 КАРА ШОКОЛАД 🍫

Кирәкле нәрсәләр: металлдан жамаяк, шоколад өчен пластик формалар, кулинар термометр/пирометр

Ингредиентлар: 50гр какао мае, 25гр какао порошогы, 25гр шикәр пудрасы

Темперирование турында бераз мәгълүмат: кара шоколадны ясар өчен аны башта 45-50 градуска кадәр җылыталар, аннары гел болгатып 30-32 градуска төшерәләр, шуннан формаларга агызып ахырына кадәр суыталар. Бу процесс шоколадка ялтырап торырга, бүлмә температурасында эремәскә, ярылганда матур итеп шатырдарга ярдәм итә. Пирометрсыз да ясап карап була, тик ул чакта шоколад бу сыйфатлардан мәхрүм була, һәм аны гел суыткычта тотарга кирәк булыр.

#сафашбүлмәсе