«САФ балачак» - математика

Очкыч турында

«Алма һәм Аҗдаһа» компаниясе Казан һәм Нью-Йорк арасында очкыч йөртә башлады.

  • Казанда UTC+3, Нью-Йоркта UTC-5 вакыт зоналары.
  • Очкыч 5 сәгать 30 минут эчендә шул юлны үтә.

Компания очкычның очып китү вакытларын билгеләде (24 сәгатьлек формат, җирле вакыт):

  • Казан (Казан вакыты буенча): 00:30, 01:00,12:00,13:10, 14:00
  • Нью-Йорк (Нью-Йорк вакыты буенча): 10:00, 11:00, 19:00, 22:30, 23:30

Очкыч очып килгәч үк яңадан очып китә ала.

Компаниягә кимендә ничә очкыч кирәк?