«САФ балачак» - математика

Туңдырмалар

Экскурсиядә 10 укучы катнаша. Аларның һәркайсы я һәрвакыт дөресен сөйли, я ялганлый. Һәркайсы бер генә туңдырма төрен ярата. Алар арасында пломбир, шоколадлы һәм җиләкле туңдырмалар бар. Башта экскурсия үткәрүче пломбир ярата торган укучыларның кул күтәрүен сорый. Бөтенесе кул күтәрә. Аннан соң ул шоколадлы туңдырма яратучы укучыларның кул күтәрүен сорый. Укучыларның яртысы кул күтәрде. Ахырда экскурсия үткәрүче җиләкле туңдырма ярата торган балаларга кул күтәрергә кушты. Бер генә укучы кул күтәрде.

Ничә укучы дөресен генә сөйли?