Халык авыз иҗаты →

      Беренче кар вак булса, кыш тиз генә китмәс һәм печән дә, иген дә мул булыр.
      Чыпчыклар борыннарын канат астына яшерсәләр – я суык, я буран булыр, ә бер урынга җыелышып, чыркылдашып торсалар – җепшек булыр.
      Саескан иртән кычкырса, мәче җылыга менеп ятса - суытыр.
      Болытлар ак булса – көчле буран булачак, зәңгәр болытлар, ай караңгыланса, урман шауласа, елгада боз өстенә су чыкса – яңгырга, җепшеккә.
      Кояш батканда кызыл багана күзәтелсә – суыкка.
      Тал һәм усак агачлары песи чыгарсалар – кыш гадәттәгедән җылырак килә.
      Йолдызлар күп булса да, кыш җылы һәм буранлы булыр.
      Төтен җиргә төшсә, болытлар җилгә каршы барса, кояш тирәсендә нурлар югары чагылса – кар явар, буран булыр.
      Төтен туры булып өскә күтәрелсә, кояш кызарып чыкса, киртәләнеп бик еракта күренсә, ай колаклы, ай тирәсендә алка караңгы булса, яңа айның очлары нәзек һәм бөгелеп торса, болытлар түбәннән акса – суыкка.
      Кышын агачлар еш бәсләнсә – җәен иген дә, бал да уңар.
      Боз кытыршыланып туңса, Раштуада (7 гыйнвар) салкын булса - иген мул булыр.
      Кыш карсыз булса – җәен уңыш начар булыр.
      Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
      Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
      Кыш сыкы булса, җәй алма була.
      Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
      Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.
      Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.
      Апрельнең башында аяз булса, җәй коры килер. Әгәр болытлы булса – ашлык уңарга булыр.
      Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
      Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.
      Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.
      Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
      Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
      Боз утырып калган елны авырлык булыр.
      Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
      Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
      Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
      Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
      Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
      Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
      Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
      Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
      Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
      Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.
      Кичен бака кычкырса, көн җылы була.
      Кояш баегач, әтәч кычкырса, көн аяз була.
      Июльнең егерме бишендә кырау булса, кыш суык килә.
      Июньнең егерме җидесендә яңгырлы — җиде атна яңгырлы.
      Кояш болыт эчендә баеса, явым булыр.
      Мул җиләк уңышы - салкын кышка.
      Июль уртасында агачта сары яфраклар күренә башласа, көз иртә килер.
      Төнге чык озак вакыт кипмәсә, яшенле яңгыр явар.
      Яңгырлы җәй карлы кыш киләсен искәртә.
      Песнәкләрнең комда юынуы - яңгырга, ә күгәрченнәрнең гөрләшүе - җылы, кояшлы көнгә.
      Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак.
      6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.
      22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
      Көз озын килсә, яз да соң килер.
      Көзге көн бәс тотса, һава торышы аяз торыр.
      Көзен агачларның яфрак коюы артык озакка сузылуы - кышның озын булуына.
      Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә. Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
      Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
      Көзнең ахырында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.
      Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.
      Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күп катлы булган елны кыш салкын булыр.
      Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.
      Чия яфраклары коелып бетми торып, күпме генә кар яуса да барыбер эреп бетә.
      Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.
      Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.
      Ноябрьнең тугызында бәс булса — суыкка, томан булса — җылыга.
      Кар беренче октябрьгә кадәр күренсә, кар тиз ятмас.
      Ноябрьдә яшен яшьнәсә, кышын кар аз булачак.
      Кар җиде мәртәбә явып, җиде мәртәбә эреп бетсә, киләсе җәйдә ашлык яхшы булыр.
      Беренче кар коры булса, җәй яхшы килер, ашлык уңар.
      29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
      Балалар әдәбияты →