«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
бишек җырлары

Әлли-бәлли көйләрмен...

Әлли-бәлли көйләрмен,
Хикәяләр сөйләрмен.
Сиңа теләк теләрмен,
«Бәхетле бул», диярмен.
Йокла, балам, йом күзең,
Йом-йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Әлли-бәлли ит, балам,
Йокыларга кит, балам;
Гүзәлемнең гүзәле,
Йөрәгемнең үзәге.