«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
файдалы шигырьләр

«Баланы биеткәндә»

*Биесен лә, биесен лә,
Биек тауга менсен лә.
Матур итек кисен лә,
Барысы моны сөйсен лә.

*Биече, кызым, биече,
Аягың җиргә тиерче.
Биюеңә сөенче,
Өстең-башың киенче.

*Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң, мин басам:
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.

*Чәбәк-чәбәк әткәсе,
Биетеп тора әнкәсе,
Такмак әйтә апасы:
-Әттә-дидер, дүрттә-тә!