«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
бишек җырлары
Әлли-бәлли итсен бу...
Әлли-бәлли итсен бу,
Ак бишектә ятсын бу.
Баллар ашап, майлар ашап,
Рәхәт гомер итсен бу.
Бигрәк матур, күз тимәсен,
Кемгә охшаган, кем төсле? —
Утырадыр бишегендә
Ал чәчкә аткан гөл төсле.
Әлли итәргә кирәк,
Бәлли итәргә кирәк;
Әлли иткәч, бәлли иткәч,
Йоклап китәргә кирәк.
Әлли-бәлли бәү итә,
Бәби йокыга китә.
Бәби йокыга киткәч,
Әни бераз ял итә.