«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
бишек җырлары

Әлли-бәлли итәр бу...

*Әлли-бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Йокыларга киткәчтен,
Бик дәү булып үсәр бу.

*Әлли-бәлли ит, улым,
Карлыгачым-былбылым,
Тыңла минем сүземне,
Йә, йом, бәгърем, күзеңне.

*Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Бигрәк елый бәбкәсе,
Нигә кайтмый әнкәсе?

*Ау, балам, вау, балам,
Сине бишеккә салам.
Йокла, йокла тынычлап,
Бәхетле бул, багалмам.

*Әлли-бәлли итәргә,
Ал бишеге бар аның.
Өзгәләнеп тирбәтергә,
Үз әнисе бар аның.

*Әлли-бәлли бәү итә,
Кызым йокыга китә.
Кызым йокыга киткәч,
Әнисе кайтып җитә.

*Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Бәбкәсенә бүләккә.

*Әлли итәргә кирәк,
Бәлли итәргә кирәк,
Әлли иткәч, бәлли иткәч
Йоклап китәргә кирәк.

*Әлли-бәлли, бәүкәем,
Җан йөрәгем, нәнкәем.
Рәхәт кенә тынычлап
Йоклап китәр бәбкәем.

*Әлли итәр бу бала,
Бәлли итәр бу бала.
Әткәсенә, әнкәсенә
Хезмәт итәр бу бала.