«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
файдалы шигырьләр

«Чәбәк-чәбәк иттерү»

*Чәбәк-чәбәк әбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Кызыбызга бүләккә.

*Нәни кызым төймә күк,
Кечкенә генә тәңкә күк,
Алма, алма, алма күк,
Кечкенә генә салма күк.