«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
файдалы шигырьләр

«Баланы йокыдан уятканда»

Таң, таң ата, таң ата,
Сагышлы ай да бата.
Кояш нурына күмелеп,
Бәбкәем йоклап ята.

Уян, балам, тиз уян,
Качып китте төн-куян.
Йомшак кына чәчләреңнән
Сөеп, иркәләп куям.

Тор, тор, кызым, тор инде,
Йокың туйгандыр инде.
Син яраткан курчакларың
күптән торганнар инде.

Үтеп китте кара төн,
Алда якты, матур көн.
Бәхетле булсын таңың,
Әйдә, балам, уйна, көл!