«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
файдалы шигырьләр

«Баланы йокыдан уяту»

*Таң, таң ата, таң ата,
Сагышлы ай да бата.
Кояш нурына күмелеп,
Бәбкәем йоклап ята.

*Уян, балам, тиз уян,
Качып китте төн-куян.
Йомшак кына чәчләреңнән
Сөеп, иркәләп куям.

*Үтеп китте кара төн,
Алда — якты, матур көн.
Бәхетле булсын таңың,
Әйдә, балам, уйна, көл!

*Тор, балам, тор инде,
Йокың туйгандыр инде.
Син яраткан курчакларың
Күптән торгандыр инде.