«САФ балачак» - халык авыз иҗаты
файдалы шигырьләр

«Тәпи йөрергә өйрәткәндә»

*Әттә, әттә, әттәти,
Минем улым бик тәти.
Минем улым бик тәти,
Йөреп китәр ул тәпи.

*Йәле, кил әле, кил әле,
Килә аласың микән?
Нәни аякларың белән
Баса аласың микән?

*Минем кызым кечкенә,
Бик охшаган үземә.
Әкрен басып, вак-вак атлап
Кил, алтыным, теземә.

*Тәпи-тәпи китә килә ул,
Минем янга җитә ул.
Тәпи йөреп, зур үскәч,
Мәктәпләргә китә ул.