Кызыклы уеннар →


Уен балалар үсеше өчен иң мөһим эшчәнлекләрнең берсе булып санала. Ул балаларның киләчәктә белем алуына, төрле яклап үсешенә, үз-үзенә ышанычын үстерүгә ярдәм итә.

Кызганыч ки, соңгы вакытта уеннар бала тормышында азрак урын ала бара. Ул, гадәттә, карап утырып яки тыңлап кына күңел ачу белән алыштырыла, уен төрләренең кими баруы да күзәтелә.
Уеннарның өстенлекләре:
1
Баланың интеллектуаль һәм шәхси үсешенә китерүче иҗади мөмкинлекләрен ача.
2
Баланың сөйләү-фикерләү мөмкинлеген, шулай ук төрле материалларны, әйберләрне гомумиләштерү, чагыштыру, янәшә куеп бәяләү күнекмәләрен үстерә.
3
Танып белү һәм кабул итүне, кызыксынучанлыкны арттыра.
4
Аралашу сыйфатын баета – өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләре һәртөрле уртак эшчәнлекнең һәм баланың социаль планда җайлашуының мөһим шарты булып тора.
5
Эмоциональ хәл-халәтнең төрлелеген аңларга булыша, уен эчендә тискәре эмоцияләргә профилактика ясарга, үзенең эмоцияләрен контрольдә тотарга өйрәнә.
6
Әхлакый-ихтыяри сыйфатларны ныгыта һәм үзеңнең тәртибең белән идарә итү мөмкинлеген үстерә.
7
Баланың тормыш тәҗрибәсен баета.

КЫЗЫКЛЫ УЕННАР

(МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН)
            Игътибарны арттыру өчен эш дәфтәре
            (5-8 яшьлек балалар өчен күнегүлəр)
            Йөкләргә
            Әлеге бүлекне психология фәннәре кандидаты Люция Әлфәт кызы Закирҗанова әзерләде.