«САФ балачак» - уеннар

«Түгәрәкләр» күнегү-тесты

Җиһазлау: 12 түгәрәк ясалган А4 форматындагы шаблон

Укытучы\ата-ана тактада (флипчартта) бер үк фигураны төрле сурәт-картинага әйләндерү мөмкинлеген күрсәтә. Балаларга таратма материал бирелә (шаблон). Мондый бирем бирелә: бер үк төрле 12 түгәрәкне төрле сурәт-картиналарга әверелдерергә. Балалар оригиналь, кабатланмаган, иптәшенекенә охшамаган сурәт ясарга тырыша. Бер-берсенең сурәт-картиналарын карап, бик яхшыларын «+» тамгасы белән билгелиләр.

Иҗади сәләтне үстерү уеннары