«САФ балачак» - уеннар

«Өченчесе артык» уены

Әгәр 6дан артык бала җыелган икән бу хәрәкәтчән уенны уйнап була. Парлашып (берсе артыннан берсе) тугәрәккә басалар. Балаларның берсе тотучы (водящий) була. Ә тагын берсе — качучы. Аның максаты — тотылмыйча парлашып торган балаларның алдына басырга. Шул вакытта арттагы (өченче булган бала) качучыга әйләнә. Әгәр тотучы качучыны эләктерсә, алар рольләре белән алмашына.
Хәрәкәтчән уеннар