«САФ балачак» - уеннар

«Дүртенче артык» күнегүе

Җиһазлау: төрле предмет сурәтләре

Балаларга дүрт предмет сурәте булган картина бирелә, аның өчесе бер уртак билге белән берләшә, ә дүртенчесе артык була. Әлеге артык предметны күрсәтергә һәм дәлилләргә кирәк. Мисал өчен, урындык, диван, өстәл, кран. Бу исемлектә кран артык, чөнки баштагы өчесе өй җиһазлары, ә кран төзелештә файдаланыла торган техника.
Уйлау-фикерләү, игътибарын, хәтерен ныгыту уеннары