«САФ балачак» - уеннар

«Киресен сөйлә» күнегүе

Укытучы-психолог җөмләләр укый, балаларга исә, икенче өлешенә капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне куеп, тәмамларга кирәк.

Мисал өчен:
Нарат озын, ә миләш тәбәнәк.
Наратның ылыслары озын, ә чыршының … (кыска).
Имәннең кәүсәсе юан, ә каенның … (нечкә).
Өрәңгенең яфрагы зур, ә каенның … (кечкенә).
Каенның кәүсәсе ак, ә өрәңгенең … (кара).
Җәй көне көн җылы, ә кыш көне … (салкын).
Уйлау-фикерләү, игътибарын, хәтерен ныгыту уеннары