«САФ балачак» - уеннар
«Киресен сөйлә» күнегүе
Укытучы-психолог җөмләләр укый, балаларга исә, икенче өлешенә капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне куеп, тәмамларга кирәк.
Мисал өчен:
Нарат озын, ә миләш тәбәнәк.
Наратның ылыслары озын, ә чыршының … (
кыска
).
Имәннең кәүсәсе юан, ә каенның … (
нечкә
).
Өрәңгенең яфрагы зур, ә каенның … (
кечкенә
).
Каенның кәүсәсе ак, ә өрәңгенең … (
кара
).
Җәй көне көн җылы, ә кыш көне … (
салкын
).
Уйлау-фикерләү, игътибарын, хәтерен ныгыту уеннары