«САФ балачак» - уеннар

«Балык тоту» уены

Җиһазлау: музыкаль әсәрләр.

Әлеге уен үзеңнең хәрәкәтләреңне дөрес билгеләү, төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Балалар түгәрәк буенча басалар һәм кулларын югары күтәрәләр. Музыка уйный. Берничә бала «балык» була. Музыка уйнаганда «балыклар» ирекле рәвештә түгәрәккә кереп һәм чыгып йөриләр. Музыка туктауга түгәрәктәге балалар кулларын төшереп, «балыклар»ны тотарга тырыша. Һәр бала ике рольдә дә катнашканчы уен дәвам итә.
Хәрәкәтчән уеннар