«САФ балачак» - уеннар

«Табигать көчләре» уены

Балалар түгәрәк буенча баса. Укытучы\ата-ана бер-бер артлы табигать көчләрен аңлаткан сүзләрне әйтә: «Һава», «Җир», «Су», «Ут». Бала, үзенә ыргытылган тупны тотып ала һәм «Һава» дигәндә бер кошны, «Су» дигәндә бер балык төрен, «Җир» дигәндә җирдә яшәүче бер хайван төрен әйтә, «Ут» дигәндә өч тапкыр кул чаба. Әкренләп уен темпын арттырырга кирәк. Балалар мөмкин кадәр тиз һәм дөрес җавап бирергә тырышалар.
Уйлау-фикерләү, игътибарын, хәтерен ныгыту уеннары