«САФ балачак» - уеннар

«Сукмак-түмгәк-чүмәлә» уены

Балалар, бер-берсенең кулларына тотынып, түгәрәк хасил итәләр һәм акрын гына йөриләр. Укытучы «сукмак» диюгә, бер-бер артлы басып, кулларын алдагы иптәшенең иң өстенә куялар; «түмгәк» диюгә, балалар кулларын баш өстенә куеп чүгәлиләр; ә инде «чүмәлә» диюгә, балалар кулларын алга сузып үзәккә юнәләләр.
Хәрәкәтчән уеннар