«САФ балачак» - уеннар

«Мин биш исем беләм» уены

Җиһазлау: туп

Балалар уртак төшенчә (бер төргә, бер типка караган, мисал өчен, мебель, спорт уеннары, яшелчәләр, шәһәрләр, агачлар, балыклар һ.б.) белән бәйләнгән биш әйбернең исемен әйтергә тиешләр. Укытучы-психолог: «Мин кыргый хаваннардан бишесенең исемен беләм», ди һәм балаларга бер-бер артлы туп ыргыта. Бала, тупны кулына алып, 5 кыргый хайванның исемен атый (мисал өчен, арыслан, юлбарыс, дөя, бүре, куян, төлке) һәм тупны кире бирә. Кыенсынган очракта бер-берсенә ярдәм итү оештырыла.
Уйлау-фикерләү, игътибарын, хәтерен ныгыту уеннары